Пар ат белән чабар идек, Сезнең
урамыгыз тар; Акча кызганмагыз, кияү, Безнең хур кызыбыз бар.
Бирсәң бир син, күп
безгә, Без риза түгел азга; Илле сум да әрәм
түгел Син ала торган кызга.
Ак келәт яки ак өй
белән бәйләнгән тагын бер үзенчәлекле жанр
бар. Ансы кияүне кыз янына озатканда, я булмаса кыз янына
керткәннән соң башкарылган җырларны үз
эченә ала. Төрле төбәктә алар һәм
аларга бәйләнешле йолалар төрле исемнәрдә
йөртелгәннәр: «Кияү типсәү», «Уҗикерәм»,
«Шәмчырак» һ. б. Кияү егетләре тарафыннан
башкарылганлыктан, без мондый җырларны «кияү егетләре
җырлары» дигән гомуми исем астында берләштереп алабыз.
Менә кияү типсәләреннән аерым
үрнәкләр:
Уҗикерәм,
буҗикерәм, Болыт тамырланадыр; Кыз куйнына кергән чакта,
Егет шадырланадыр4.
Аргы яктан бирге якка, Урамнары,
юллары; Ак келәттә кемнәр икән?— Тышка чыккан нурлары.
Кыз елату җырлары арасында
хикмәтле сүз, афоризм булып яңгыраган юллар да бар. Алар
кызның фаҗигале язмышын гаҗәп образлы һәм
калку итеп гәүдәләндерәләр.
Тайларның кадрени ат
белмәс, Кызларның кадрени ят белмәс.
Күренүенчә, текст гадәти
һәм даими дүрть юллык строфаларга нигезләнми, ә юллар
саны төрлечә килә ала торган тезем-тирада формасына корыла. Борынгы
дастаннарда, чичәннәр иҗатында еш кулланылган бу
форма арбауларының да төзелеш
үзенчәлеге булып тора.
Ә менә бүләк багу
җырларына борынгы ышанулардан килүче үзенчәлекле параллелизм
хас. Бүләкләр дә, кыз да кире әйләнеп кайтмасын,
кыз күңеле бүләкләре кебек пакь булсын, үзе
дә, бүләкләре дә өйгә ямь, нур өстәсен
— менә шундый образлы-мәгънәви янәшәлекләр гәүдәләнә.
1 Татар халык иҗаты. Йола һәм
уен җырлары, 11 б. 2 Ахунов Г. Идел кызы.— К.: Таткитнәшр., 1978, 201 б. 3 Акчурина М. Кыз елату.//«Шура»,— К.; 1911, 20 сан. 4 Шадырлану—шатлану. 5 Словарь литературоведческих терминов,— М., 1974, С. 288.
МАРСЕЛЬ БАКИРОВ,
филология фәннәре кандидаты, КДУ доценты.