Главная | Ателье | Фотографии | Подготовка к свадьбе | Татарская свадьба - Туй йолалары | Ссылки
Өйләнешү — кеше гомерендә була торган иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Ул, күбесенчә, ике төрле була иде: ике якның да әти-әниләре үзара килешеп яки әти-әнигә белгертми яшьләр генә үзара килешеп. Кыз урлау инде ул заманнарда беткән дәрәҗәдә диярлек иде.
Беренче очракта иң элек башкода җибәрәләр. Ул авылның тәҗрибәле, утны-суны кичкән карчыгы, сирәк очракларда ир-ат та булуы мөмкин. Башкода ир-ат булса, ул, кыз йортына кергәндә, чалбарының бер балагын читек өстенә чыгарып керә. Оста телле башкодалар кияүне, аның әти-әнисен, туган-тумачасын мактыйлар, кызның әти-әниләрен ризалаштырырга тырышалар. Соңрак башкода урынына әти-әниләр үзара очрашып кына сөйләшә башладылар. Уртак килешүгә ирешелсә, булачак туй мәшәкатьләре, һәр яктан туйга нинди кунаклар килү, аларның кайсына нинди бүләк бирү, «картлар» һәм «яшьләр» туйларын кайчан һәм кайда үткәрү турында сөйләшүләр алып барыла.
Икенче очракта кызның әти-әниләренә егетнең берәр олы яшьтәге туганы, әти-әнисе яки әби-бабасы булган хәл турында хәбәр итәргә килә һәм аларның хәер-фатихасын сорыйлар. Билгеле, бу очракта кызның туганнарына ризалашудан башка урын калмый.
Совет чорында ачыктан-ачык никах укыту яшьләрнең үзләренә дә, әти-әниләренә дә күңелсезлекләр китерергә мөмкин иде. Шуңа күрә дә никах күбесенчә яшьләрдән башка укыла, ә аларга дога укып өшкерелгән ашамлыклардан авыз итәргә генә кушалар иде. Никах укытылмаган туйлар ул вакытларда да безнең якларда бик сирәк булды.
Яшьләр кушылганның икенче көнендә иртән «кияү мунчасы» ягыла. Беренче булып анда кияү белән кәләш юыналар. Аларның мунчадан кайтуларына коймак пешерелә. Котларга килүче туган-тумача, дуслар белән чәй, соңгы вакытларда «мәй» дә эчелә башлады. Гадәттә, берәр шаянрак дус кеше кияүләрдән: «Мунчаның парысы булдымы соң?» — дип сорап та куя. Загска барып теркәлүләр берничә көннән яки күпмедер вакытлардан соң гына үткәрелә һәм шаһитларның булуы да шарт түгел иде.
Туй мәҗлесләре берничә көннән, атнадан, хәтта айдан соң да үткәрелергә мөмкин. Бу мәсьәләдә гаиләләрнең матди хәле төп рольне уйный, бигрәк тә яшьләр әти-әниләр белән алдан сөйләшеп кушылмасалар. Кайсыбер вакытларда туй мәҗлесе үткәрешергә яшьләрнең туган-тумачалары да кушыла.
Иң элек олылар — «картлар» туе үткәрелә. «Картлар» туе дип шуның өчен ассызыклап әйтәбез, чөнки туйга, тулаем алганда, олы яшьтәге кешеләр генә чакырыла һәм исерткеч эчемлекләр куелмый.
Туй башта кыз йортында үтә. Кодалар савым (бүләкләр) алып киләләр. Савым ул — ашамлыклар: бөкмә (пирог — зурлыгы якынча 40 х 70 см булган камыр ашы, аның эченә дөге белән вак йөзем, повидло салынган була яисә, өстенә повидло ягып, бау сыман итеп эшләнгән камыр белән шакмаклап паштет кебек бизәлә. Аны подноска куеп алып баралар), кабыргалы кул (сарык түшкәсенең чирек өлеше — алгы ягы, аны бөтен көе пешереп алып баралар), бал. Болардан башка кызның туганнарына, шул исәптән бала-чагага да, төрле бүләкләр алып барыла. Алар арасында күлмәк (ир-атка), күлмәклек тукыма (хатын-кызларга), яулык, сөлге, кулъяулык, кызның үзе чиккән әйберләр дә булырга мөмкин. Кунаклар күбрәк булганда, мәҗлескә башта ир-ат, алар киткәч, хатын-кыз җыела.
Билгеле бер вакыттан соң туй егет өендә дә үткәрелә. Биредә дә бүләкләр таратыла, догалар укыла.
Әгәр килен башка авылдан булса, егетнең әти-әнисе һәм берничә якын туганы кыз авылына кунакка баралар, бу туй төшерү дип атала. Кодалар шул авылда берничә көн кунак булалар, чөнки кызның туганнары аларны бер йорттан икенче йортка ашка йөртә.
Шул ук күренеш егет авылында да кабатлана. Каршы як кодаларны үзләре кыз авылында кунакта булучы туганнар, һичшиксез, кунак итәргә тиешләр.
Туйның икенче өлеше исерткеч эчемлекләр белән үткәрелә. Гадәттә ул кияү йортында уза, ләкин, гаиләләрнең матди хәленә карап яки үзара килешү буенча, кыз йортында да үтәргә мөмкин. Бу очракта егетнең әти-әнисе туй үткәрергә булдыра алган кадәр өлешен кертә.
Туй ике, өч көн уздырыла. Беренче көнне парлылар, ягъни ирле-хатынлы кунаклар җыела. Алар башлыча туган-тумачалар, якын күршеләр, дуслар һәм егет яки кызның әти-әниләре, алар эшли торган җирдән дәрәҗәле кешеләр булырга мөмкин. Гадәттә, ирләр бер тирәдә, түр башы дип аталган җирдә, ә хатын-кызлар икенче якта яки өстәлнең икенче башында утыралар.
Танышлардан яки туганнардан кем дә булса тамада ролен башкара. Ул сүз остасы, туйдагы кунакларны яхшы белүче булырга тиеш. Тамада кунакларга алар соравы буенча сүз бирә, шаян мәзәкләр сөйләп җибәрә. Туйда һичшиксез гармунчы була, ул, тальян гармунда яисә хромкада уйнап, кунакларны җырлата. Җырлар, күбесенчә, «Урам көе», «Баламишкин», «Алмагачлары» кебек җиңел көйләргә, шулай ук авылда киң таралган бүтән җырлар башкарыла.
Бәйрәм тәмамланыр алдыннан поднослар чыгарыла һәм кунаклар яшьләрне тәбрикләп алып килгән бүләкләрен — кемдер акча, кемдер әйбер куялар. Акча конверт эчендә түгел, ә һәркем күрерлек итеп куела. Зуррак сумма булса, бүләк бирүче бүтәннәрнең игътибарын үзенә җәлеп итәргә тырыша. Бүләкләрне яшьләр җырлап алырга тиешләр, үзләрендә мондый осталык булмаса, туганнарыннан кемдер булыша. Җыр бер яки берничә куплет итеп башкарыла. Мисал өчен түбәндәге җырны китереп үтик:
Шуны искәртеп үтәргә кирәк, ул чакта яшьләр хәзерге кебек өстәл башында түгел, ә бөтенләй өстәл артына да утырмыйлар иде. Бөтен мәҗлес дәвамында алар аяк өстендә булалар, кунакларга сый-хөрмәт күрсәтәләр, алар сөйләгәнне итагать белән тыңлап торалар. Туй барышында аларга ашау түгел, хәтта су йотарга да мөмкинлек булмый.
Туйның икенче яки өченче көнендә егетләр һәм кызлар җыелалар. Бу көнне яшьләргә дә өстәл артына утыру мөмкинлеге туа. Яшьләр туенда кунакларның башкару сәләте көчлерәк була, заман җырлары күбрәк башкарыла. Туйда бары ялгыз биюләр генә башкарыла, хәзерге кебек күп кеше берьюлы бию булмый иде. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, ул вакытлардагы туйларда шампан шәрабы күбекләнеп агу түгел, бөтенләй булмый иде диярлек, шулай ук «горько!» дип кычкырулар да ишетелмәде, үбешүләр дә күренмәде. Шуңа да карамастан гаиләләр ныклы булдылар, аерылышулар сирәк иде.
Ул заманнарда туй үткәрү бик мәшәкатьле эш иде. Иң элек тирә-күршеләрдән савыт-саба, өстәл, урындыклар алып торырга туры килә. Электр уты булмаганга күрә, керосин лампаларын әзерлиләр. Соңрак электр лампочкалары күренә башласа да, ут сәгать төнге 10-11 ләргә кадәр генә бирелгәнгә, хуҗалар, станциянең хезмәткәре янына барып, аның җаен җайларга тиеш, шуннан соң инде ут бирү вакыты берничә сәгатькә озайтыла.
Ул вакытта өстәлләр дә хәзерге кебек мул ризыктан сыгылып тормыйлар иде. Менә ул заманнардагы якынча меню: бавырсак, зәймә (кош теле), калач, казанда майда пешкән кабартма, клиндер, прәннек, печенье, пирог, балык консервлары, тозлаган балык, май, корт, каймаклы катык, бәрәңге, ит, аш (ләкшә), сирәк очракларда тозлаган кыяр яки кәбестә, винегрет (шулай ук сирәк йортта), кыш көне булса — холодец (койка). (Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Чүпрәле якларында жумба балыгын ашамыйлар, чөнки аның башында тәрегә охшаган билге бар. Әле дә булса хәтеремдә, шул балыкны кибеттән алып кайткач, мәрхүм әби аны карады да, яңадан кибеткә илтеп тапшырырга кушты. Мин инде өйгә кайтканда балыктан бераз «авыз иткән» булсам да, аны илтеп тапшырдым.— И.Г.).
Иң элек табынга чәй бирелә, ул гадәттә күпләп эчелә, шуңа күрә күрше-тирәләрдән берничә самовар алып чыгып куялар. Аш иң соңыннан бирелә, бу инде мәҗлеснең ахырга якынлашып килү билгесе була. Аштан соң, өстенә ит кисәкләре куеп, берничә тәлинкә белән бәрәңге чыгарыла, һәр кунак үз кашыгы белән шул ризыкны алып ашый. Шуннан кунакларның бер өлеше таралыша башлый, туган-тумача, якыннар тагын бераз вакытка калып, бәйрәм барышында бер тамчы ризык капмаган хуҗалар белән чәй эчәләр.
Иршад Гафаров
“Туган як мирасы” китабыннан. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2004