Мәҗлес
беткәндә һәр кунакка берәр стакан ширбәт
бирделәр. Аны тамчысынача бушатып, сакал-мыекларны сыпырганнан соң,
тамак кыру, төрле тонда (бас, тенор, альт) ямьсез итеп кикерү
башланды. Бу — ашказанының табын муллыгына, тамак туюга, хуҗага
рәхмәт белдерү музыкасы иде.
Шушындый гадәттән тыш
концерт тәмамлангач, келәм өстенә
җәелгән махсус ашъяулыкка кызыл, зәңгәр
кәгазь акчалар, көмеш тәңкәләр салына.
Болар инде каядыр якында аерым билгеләнгән
бүлмәдә утыручы кәләш өчен җыела. Кияү
куенына керәсе бүлмә йә ишегалдындагы берәр кече
өйдә, яисә йортның икенче яртысында
әзерләнгән була. Акча җыю ширбәт
дип атала, борынгырак дәверләрдә көмеш
тәңкәләрне кәләшкә ширбәтле
кубокка салып китергәннәр. Ул аны кабул итеп, ярәшкән
егеткә чыгарга риза булуын белдергән.
Монда исә җыелган акчаны
кубокка түгел, тәлинкәгә салып, ата кеше
кәләшкә алып китте. Бераздан кире кереп, кызы тарафыннан
акчаның кабул ителүе хакында муллага хәбәр итте. Шул
мәлдә кияүне чакыртып алдылар да, син ризамы, дип сорадылар.
Кияү бер икеләнүсез «Әйе!» дип җавап бирде.
Шуннан соң инде мулла калым турында сүз кузгатты. Моңа
бәйле сорау-җаваплар беткәч, тамак кырды, учына өч
тапкыр ютәлләгән сыман итте дә, сакалын сыпырды,
бөтен ирләр дә мулла артыннан шуны ук кабатладылар. Дога уку
ун минутларга сузылгандыр...
Дога беткәннән соң,
мулла урыныннан күтәрелә, калганнар да аңа ияреп
кузгала башлый. Туй мәҗлесеңдә
татарлар да, руслар кебек үк, шәраб яки сыра эчкәлиләр;
әмма бу бүтән бүлмәгә чыгып, яшертен
генә эшләнә. Әгәренки мулла берәрсенең
сәрхушләнгәнен сизеп ала икән, бөтен гавам
алдында сүгеп ташлап, тегенең йөзен кызарта.
Кунаклар китеп беткәч,
яучыбикә кияүне чыбылдык эчендә кәләше
түземсезләнеп көткән махсус бүлмәгә
алып керә, чыгып киткәндә өсләреннән
бикләп куя. Бу бүлмәдән яшь пар дүрт көн
буена бер яры да чыкмый, алар янына да яучы хатыннан гайре берәү
дә керми.