Никахны кызның өендә ясыйлар да,
йә буш кыз өендә, кияү амбарында ак келәт ясыйлар
иде элек. Болар утызынчы еллардан соң. Болар яңараклар. Хәзер
беренче мунча керүләр бөтенләй
юк. Баралар мунчага. Мунчада тастымаллар эленеп куйган
була. Элә торганнар иде элек. Акча да бәйлилләр иде. Ике
ягына элеп куялар вак акча. Ул кыйммәтле иде ....
Туй алдыннан кияү белән кәләш
зиратка барып, дога кылдыру элек булган. Хәзер тагы кабатлый башладылар.
56.
Элек шулай булган, кызны алып китәр алдыннан
әбиләр җыелганнар, әбиләр җыелып, аны
сенләү дип аталган. Кызны утыртып куйганнар, чаршау астына. Якын
кешеләр тотып җырлаганнар, шушындый, моңлы җырларны. Ә
хәзер алай юк елап утырган. Безнең арадан китәм дип. Ат
белән алып барганнар. Кыз чәе эчерәләр. Әниләр-әтиләр
кунак булалар, туйда йөриләр, ә яшь кыз йегете белән
самовар куеп, чәй әзерләп, аларга ашарга әзерләп
тора. Кыз чәен эчерә, чәй эчерү була. Менә мин
кияүгә чыктым, мин үземнем иптәшләремне,
кызларымны, йегетләрне чакырып, барысын да чәй эчердем. Кулъяулыкны
кыз яшь чагында эшли, аннары туй вакытында аны ат башына бәйли. Атларны
төрле—төрле йепләр белән ураганнар, тарантас була. Өйдән
чыккач, кыз артка карамасын, кире кайтырсың диләр. Иң беренче
утыра ике кодагый, икесенең алдында самовар, берсенең алдында
мендәр, икенчесендә килә озаткыс. Бәйрәмчә
киенгәч, күңелле, бүләк бирәләр,
бәхет телиләр. Юлда каршы ала кияүнең туганнары. Кайбер
кеше әпәй тешләтә, кем күбрәк тешли. Кыз
чәе эчкәннән сон, кыз белән йегеткә өй
әзерләгәннәр, анда урын әзерлиләр, соратып
алганда. Аларны икесен ике кич анда кундыралар. Беренче көн туй - йегеттә,
икенче көн — кызда, өченче көн бергә булган. Элек,
туйдан алда кияү белән кияүнең инәсе кунакка
килә кәләшкә, ул туганнарны кәләшнең
чакырып йөртәләр барсын да ике көн алда, алар
бүләкләр бирәләр, кыз яктан.
57. Туй йоласы
...Сугыш вакыты булган. Андый туйлар булмагандыр да инде
ул чынлыкта. 35 елгы булгач кына. Ул вакытта сугыш вакытлары, кырык беренче
еллар. Нитәләр, каршы алалар, көтеп торалар туйны. Ике кеше
электә шулай булган инде, каршы бару дип әйтәләр инде. Каршы
барган кеше янә шунда бара, көтеп тора и аңа тастымал
эләләр. И моннан өйдән алып чыгып киткәндә
сандукка малай утырып бара инде. Айсылуга кем булса да
барган иде безнең, ә бу киленнекенә белмим. Исемдә юк.
Аркылы машина белән төшәбез дигәннәр иде килеп
алучылар. Әйберләрен төяп нимә кызга
бирәсең, бөтенләй төяп алып китәләр. Ул
өйгә барып җиткәч тә, сандукны бирми, утыра. Кызныкы
утыра, аны, сандукны, бирми әле анда барып төшкәч. Аны
түләп алалар. Электә шундыйрак булган ул.
Сарыкны тоталар. Байлык булсын дип тоталармы, таянтык
дигән булыпмы, белмим. Байлык. Мәгънәсе бардыр инде
аның, мин каян соң белим аны?
Тәкәгә таяндыру ул - таянсык. Аны инде
нәселе тотып тора. Аны әтәй—инәй диләр. Арта шуны
бирәләр киленнең үзенә.
Май каптыру булды, кияү килүе белән кыз
җиңгәләре тотып тора, анда кем каба, тиз генә
шылай итеп кабаң. Кияү капса -кияү шәбрәк була,
кыз капса - кыз уңган була.