Туй, гаилә һәм туганлык турында мәкальләр, канатлы сүзләр, әйтемнәр
* Җиде баҗаны бер бүре ашаган - үзара татулык, бердәмлек булмаса, күп кешеләрнең дә аз санлы дошманыннан җиңелүе турында. Имештер, бер кешенең җиде кияве бар икән. Бер көнне ул кияүләренең барысын да кунакка чакырып, тигез сый-хөрмәт күрсәткән. Берничә көн сыйлагач, җиде баҗа, һәркайсы үз атын җигеп, өйләренә кайтып киткәннәр. Юлда боларга ач бүре очраган да, арттагы чанада кайтучы баҗага ташланып, аны ашый башлаган. Калган баҗалар, җыелып аны коткарасы урынга, "Әйдә, ашый бирсен, ул булмаса, кайнатага мин кадерлерәк булырмын" дип, урыннарыннан кузгалмаганнар. Аннан бүре икенче, өченче баҗага һөҗүм иткән һәм берәм-берәм җидесен ашап бетергән, ди.
* Кыргын - үләт, кешеләрнең күпләп кырылуы
Әйтем - чәчәк, мәкаль - җиләк : Халык афоризмнары. Икенче китап. - Казан : Мәгариф, 2002
төзүче - Х. Мәхмүтов