Килен,
кияү йортына төшкәч, иң элек аяк астында яткан мендәргә
яисә тун өстенә баса. Әгәр килен
мендәргә басып кереп китсә, ә мендәр артта аунап
калса, кыз ялкаурак, ә басып үткәннән соң,
мендәрнең колагыннан яисә тун якасыннан эләктереп
үзе белән алса, — килен эш рәтен, мал кадерен белә,
дигәннәр.