Шундаен ки, Аллаһ
ул, Муса галәйһис-сәлам аның белән Тур тавында мөнәҗәт
кылышты һәм ул Аллаһ Тәүрат, Инҗил, Зәбур
һәм Коръәнне иңдерүчедер һәм никахны хәләл
кылды, мәһәр һәм шаһитларның хәзер
булуы белән бәйләп. Нитәки Аллаһ тәгалә
«НУР» сүрәсендә
әйтте: «Сез никахландырыгыз үз кул астыгызда булган колларны һәм
кәнизәкләрегезне. Гәрчә алар фәкир булсалар
да шушы никах сәбәпле Аллаһ аларны олугы фазлыннан олы нигъмәтләр
белән нигъмәтләндерер». Тәхкыйк, Пәйгамбәребездән
хәбәр килде (булды): «Никах минем сөннәтемдер. Сөннәтемнән
баш тартучы минем өммәтемнән түгел». Никахлаучы (ир җенесе)
эшне башлап кузгатучы, никахланучы шул эшне риза булып кабул итүче. Мәһәр
ике арада риза булышу белән килешенә.
«Өйләнешегез,
балалар тудырыгыз, күбәегез, — ди Пәйгамбәребез, — мин кыямәт
көнендә сезнең күплегегез белән башка өммәтләр
алдында мактанырмын» (балаларыгызны үтермәгез).
Ата-аналарына миһербан-шәфкатьле,
тәүфыйкълы балалар булсалар иде. Болардан туачак балалар да изге балалар
булып, Ислам динен куәтләүче, үзләренә догачы,
бәхетле балалар булып, тигезлек, саулык, сәламәтлек белән
үстерергә насыйп итсәң иде.