Главная | Ателье | Фотографии | Подготовка к свадьбе | Татарская свадьба - Туй йолалары | Ссылки
Соңгы вакытта халкыбыз арасында бер бик җитди мәсьәлә хакында фикер алышулар, бәхәсләр ешайды, ул да булса — никахлар мәсьәләсе. Ягъни халкыбызны совет чорында шәригать кушканча никах укытмыйча яшәгән гаиләләрнен тормышлары борчый. Чөнки динебезне тоту, аның кушканнарын үтәү тыелган елларда берничә буын вәкилләре никахсыз, ЗАГС теркәве нигезендә генә яшәде. Әмма, мәгълүм булганча, бик күп гаиләләр хәрамнан тыелдылар, тәртипле балалар үстерделәр. Хәзер исә мондый гаиләләрнен тормышлары хәрам дигән фикерләр яңгырый башлады, янәсе алар үз гаиләләрен никахсыз гына оештырдылар. Чыннан да, мәсьәлә бик җитди һәм катлаулы, шунлыктан без аңа аерым тукталып җавап бирергә тырышырбыз.
Никах нәрсә соң ул? Никах — ул ике ят кешене бер-берсенә баглау дигән сүз, ике затның бер-берсенә тормыш юлында гомер буена бергә яшәргә вәгъдә бирүе, иң бөек максат куйган көннәре. Аның икенче исеме — "гакыд", бу сүз ике затның бер-берсенә бәйләнешүен, тормыш юлларының бәйләнүен аңлата. Шуның белән алар бер-берсенә тормыштагы бетен шатлык-сөенечләрне, кайгы-хәсрәтләрне, балалар тудыру, аларны тәрбияләү һәм башка эшләрне дә уртаклашырга, бер-берсенә ярдәмче булырга вәгъдә бирәләр. Кеше моны таныса, биргән сүзендә торса, ул дөнья-ахирәт бәхетле була, бу иргә дә, хатынга да кагыла: никахның кадерен белергә кирәк. Никахта шаһитлар алдында әйтелә торган "алдым-бардым" дигән сүзләрнең мәгънәсе: "Мин сине риза булып үземә амәнәт итеп кабул кылдым, шул амәнәтне сакларга вәгъдә бирәм". Сакла шул амәнәтеңне, шул вакытта син үзеңне дә, тормыш юлдашыңны да бәхетле итәрсең.
Никах — ул игълан кылу. "Без өйләнешәбез" дип халыкка белдерү. Бу никахның асылы. Шуңа күрә дин тыелган елларда өйләнешкән кардәшләребез, әгәр дә алар качып-посып кына кавышкан булмасалар, әмма, киресенчә, халыкка ачыктан-ачык рәвештә белдереп, ЗАГСка барып һәм башкаларга хәбәр итеп гаилә корсалар — ул чакта аларнын бу гамәлләре никах санала. Аларның элеккеге тормышлары җаһилият дип саналып, хәзер инде тәүбә кылынса, димәк, борчылуга урын калмый. Мәсәлән, сәхабәләр иман китергәч, берсе дә кабат никах яңартмады. Шуны аңлыйк, шәригать — бик хикмәтле өйрәтмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә шәригатьне бик җиңел кылган, аны теләсә нинди фәтвалар белән авырайтырга, катлауландырырга кирәкми.
Ләкин, мөхтәрәм җәмәгать, бу очракта шуңа игътибар итик. Болар барысы да җаһилият чорында, ягъни дин тоту катгый тыелган вакытларда гына булырга мөмкин. Хәзер үз-үзебезне алдамыйк, тынычландырмыйк, бүгенге көндә шөкер итәрлек мөмкинлекләребез бар. Шунлыктан әгәр дә берәү бүгенге көндә никах укыту кыен, мәчеткә барырга озак, хәзрәтләрне табу читен яки башка шундый нигезсез сылтаулар табып, никахсыз гына гаилә корса, аның тормышы хәрам була, балалары да зинадан туган бала дип исәпләнә. Аллаһы Тәгалә мондый гөнаһтан Үзе сакласын.
Никахны уздыру вакытына килгәндә, бу сорауга җавап бер: никахны үткәрү кайчан да ярый. Бала бәлагатькә җиткәч, атаанасының өстендә булган бурычлары — аны үзенә муафыйк зат белән никахлаштырып, тормышка җибәрү. Бу баланың ата-ана өстендәге хакы. Шәригатебез никахны ашыктырырга куша. Әгәр бер кешенең баласы бәлагатькә ирешеп, ул аны өйләндермәсә, никахландырмаса, баласы эшләгән гөнаһлар атасына да языла, дигән хәдис тә бар. Балаларның яше җиткәч, аларга никах укытырга ашыгырга кирәк. Никахлашу өчен бернинди чик юк. Имештер, кәбисә елында тормыш корып җибәрү ярамый, дигән сүзләр бар. Юк, болар барысы да адәм балалары үзләре уйлап чыгарган сүзләр. Балаң үсеп, үзеңә тормыш юлдашын тапкан икән, син аңа риза булып, тәүфыйк-һидәят теләп, тормыш юлын күрсәтеп, өйрәтеп җибәрергә тиеш.
Мөфти Госман хәзрәт Исхакый
Аллаһы Тәгалә әйткән: "Аллаһ сезнең үз җенесегездән хатыннар яралтты. Хатыннарыгыздан исә сезгә балалар һәм оныклар яралтты, һәм сезне хәләл яхшы ризыклар белән ризыкландырды". ("Нәхел", 72).
"Үзләрегездән ирсез хатыннарны, хатынсыз ирләрне, һәм никах хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны һәм кәнизәкләрегезне өйләндерегез, әгәр өйләнүчеләр фәкыйрь булсалар, Аллаһ аларны үзенең юмартлыгы белән бай кылыр, шиксез, Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы". ("Нур", 32).
Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: "Дөнья — ул хозурлык, әмма аның иң яхшысы — изге хатын". (Мөслим).
"Аллаһ белән ант итеп әйтәм, мин сезнең арада Аллаһыдан иң нык куркучы. Ләкин мин ураза тотам һәм авыз да ачам, гыйбадәт кылам һәм йоклыйм да, хатын-кызларга да өйләнәм. Минем яшәү рәвешемә каршы эш тоткан кеше безнең өммәттән түгел".
Никах — аерым кешегә, җәмгыятькә һәм кешелеккә файда китерә.
Никах — кешенең хис-тойгыларын канәгатьләндереп тынычлыкка ирешүнең иң яхшы һәм иң табигый чарасы.
Никах кешегә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Аллаһының сезнең өчен үзегездән хатыннар яралтмаклыгы Аның кодрәтенә дәлилләрдәндер. Ул Аллаһ өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды. Аның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен, әлбәттә, гыйбрәтләр бардыр". ("Рум", 21).
Никах — нәсел калдыру, ыруны үстерү өчен иң яхшы чара. Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: "Үзара никахка керегез һәм мин башка милләтләр алдында сезнең саныгыз белән горурланырмын. Христиан монахларына охшарга тырышмагыз". (Бәйһакый).
Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбия итү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә.
Никах гаилә тормышын җайга сала. Ир-ат өйдән тыш хезмәт итсен өчен хатын-кыз хуҗалыкны алып бара.
Никах гаилә бәйләнешен ныгыта һәм ныклы, бәхетле, бар яктан да камил җәмгыять тудыра.
Әгәр кемдер нык никахланырга тели, ләкин җитәрлек мөмкинлеге юк икән, ул кеше Аллаһының сүзләренә колак салсын: "Никахлану өчен мал таба алмаган ярлы кешеләр Аллаһ аларга биргәнгә чаклы сабыр итсеннәр һәм зинадан саклансыннар". ("Нур", 33).
Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: "Әй, яшьләр, әгәр сез никахланырлык хәлдә икәнсез, никахланыгыз, чөнки ул сезгә тынычлык китерер. Кем никахка керерлек хәлдә түгел икән, ул кеше ураза тотарга һәм тыелырга бурычлы".
Күп мөселманнар никахка керү өчен төрле кыенлыклар һәм каршылыклар тудыралар. Шуңа күрә күп егетләр, кызлар никахтан баш тарталар. Күпләр очраклы бәйләнешкә керә, моның өчен җаваплылык ата-аналары өстенә төшә.
Өйләнгәндә тугрылыклы һәм дини кызны сайларга кирәк. Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: "Хатын-кызларга дүрт нәрсәне күздә тотып өйләнәләр: аның милке, дәрәҗәсе, матурлыгы һәм дине өчен. Сез тугрылыклы һәм дини хатын-кызларга өйләнергә тырышыгыз".
Шулай ук кызның атасы яки караучысы кызына тугрыклы һәм дини ир табарга тиеш. Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: "Әгәр сезгә сезнең өчен әхлагы һәм дине ягыннан яраклы кеше килгән икән, аны өйләндерегез. Әгәр сез, моны эшләмәсәгез, җирдә бөек фетнә һәм бозыклык таралачак". (Тирмизи).
Нурислам хәзрәт Ибраһимов әзерләде.
“Татар дини календаре” 2004 ел