Главная | Ателье | Фотографии | Подготовка к свадьбе | Татарская свадьба - Туй йолалары | Ссылки
Флера БАЯЗИТОВА, филология фәннәре докторы
1990 елгы диалектологик экспедиция Пермь өлкәсендә яшәүче татарларның йолаларын һәм йола терминологиясен этнолингвистик яктан өйрәнүгә багышланган иде. Экспедиция вакытында авылларда яшәүче өлкән буын вәкилләрен сөйләтеп, магнитофон тасмасына яздырып бик күп мәгълүматлар тупланды.
Билгеле булганча, халык йолаларының күбесе бүгенге көндә югалган, алар йола буларак үтәлмиләр. Ләкин әле өлкән буын кешеләренең хәтерендә байтак борынгыдан килгән йолалар, гореф-гадәтләр саклана, алар буыннан-буынга тапшырылып бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр. Менә шул рухи байлыкны халыкның үзеннән сөйләтеп, мөмкин кадәр тулырак итеп җыйнап алу бик зур бурыч булып кала. Бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезне төрле яклап өйрәнүгә, элемтәләрне ныгытуга зур игътибар ителергә тиеш.
Пермь өлкәсендә яшәүче татарлар татар халкының үзенчәлекле бер төркеме. Биредәге татарларның традицион йолалары, йола сүзләре, фәндә кабул ителгәнчә, ике зур тематик төркемгә бүлеп өйрәнелде: 1. Гаилә йолалары һәм аларның терминнары; 2. Ел фасыллары, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре белән бәйле йолалар, борынгы ышанулар һәм аларның терминнары. Пермь өлкәсе татарларының традицион йолалары, этнолингвистикада кабул ителгәнчә (Толстая, 1989; Толстой, 1995), җирле сөйләш яссылыгында язып алынды, йола терминологиясен, йола сүзләрен контекстта, текстлар эчендә, ягъни иллюстратив материал белән ачыклап, ныгытып баруга игътибар ителде.
Йаучы килү, кыз димләү, йәрәшмәгә килү: - Йаучы йөретәләр ике арада. Йегет йагыннан килә кызны димләмәгә. Кызның ата-анасы бирмәгә булса, кыз бара. Безнеке абызыйга кыз алдылар йәрәшеп. Йәрәшмәгә килү, кызның ризалыгын белү: —Йегетнеке эти-әниләре кызныкы әти-әниләренә йәрәшмәгә киләләр. Ата-анасы ыриза, кыздан сурамага кыешмыйлар әти-әнисе. Кызга бүрек белән орып караганнар йәрәшмәгә килгән йаучылар. Ыриза булса, кыз авып китә, имеш, ыриза булмаса, тик тора имеш, аркыры. Сүз бетерү:—Сүз бетерүгә бара кызга, кызныкы ата-анасы әзерләнә, каршы ала. Бүләк бирү, билге бирү:—Йәрәшеп кайталар, сөлге бирәләр билгегә дип, киң озон тастымал, казан тастымал бирде. Ышандыклы була. Бүләккә күлмәклек тә, шәлйаулык та бирде. Кәбен койу, кәбен укыту—никах укыту.—Кызның атасы-инәсенә барып кәбен укыталар, кәбен укыткас туй йасыйлар. Кәбеннән суң мунча кергән кыз белән кийәү. Боҗал (монг. болзол-вакыт, срок). Боҗалга бару, хәбәргә бару — егет белән кыз үзләре генә килешеп өйләнешкәннән соң, егет ягыннан кыз ягына туй һ.б. турында киңәшергә бару. —Кызларны урлап алып китәләр. Иртәгесен әти-әнисе китә кызныкы әти-әнисенә, чәй, канпит алып бара боҗалга барганда. Качан туйларны җасыйбыз ди, вакытларны белмәгә килә. Боҗалга барабыз тип бараларий кызны алгач. Боҗал сурау—туй вакытын билгеләү:—Кызны алучы җегетнең әти-әнисе килә боҗал сурамага. Кызыгыз бездә, әрләшмәң инде тип, шул вакыттатуй йасыйбыз, кода-кодагый диеп йегетнеке әтисе-әнисе килә хәбәргә. —Боҗалга килгәндә, хәбәргә килгәндә тастымал биреп кайтара, икәү килсә икене биреп кайтара. Хәбәргә баргач әйбәтләп сүләшеп куйалар. Түр күрсәтү—туйга кадәр егет ягында кызның ата-анасын чакырып үткәрелә торган мәҗлес. —Түр күрсәтәләр, чакырып аласың кызныкы ата-анасын. Хәзер дә туйга кадәр түр күрсәтәләр, аны җегет җак күрсәтә.—Сүз бетермәгә килгән. Сүз бетереп кайткач йегетнеке әтисе-әнисе кызныкы әти-әнисен кунакка чакыралар, түр күрсәтергә. Никах укыганчыга хәтле чакырмага тейеш ти ул, шунда инде бүләклиләр, сөлгеме, җаулыкмы бирә.
Бирнә—туйда кыз тарафыннан кияүгә, аның ата-анасына һәм туганнарына, кияү тарафыннан кызның ата-анасы һәм туганнарына кара-каршы бирелә торган бүләк һәм кызның өйгә элү өчен алып бара торган әйберләре. —Пар тәңкә, пәрхәт (1) камзул сорыйлар кийәүдән бирнәгә, ыриза булса тиз була туйлары. Кийәү бирнәсен бирә алмыйча торса, озак торган кыз төшмичә. Минең картәтинең (2) кызы үсеп торган кийәү үзенә төшкәнче. Кызы тәрәзәнең буын (3) сөртмәгә йабышкан, ди. —Кызга читек, шәлләрен бирә кийәү җагы. Малайның бирнәләрен белгерә җаучы, шундый- шундый бирнәләре бар ди, мал-туар, өс киемнәре, торырлык булса бирәләр бирнә, кийәү ягыннан бирәләр. —Бирнә ике йактан да була, йегет йактан да, кыз йактан да. Кыз йактан чыныйак сөртүләре (4), кул сөртүләре (5), айак чолгау, күлмәклек була. —Мендәр, йастык, җабу туны (6) була бирнәгә, сарык тиресеннән теккән җабу тун, диләр. Берсе җагы җон була, берсе җагына басма (7) тегә кайсы кеше, кайсы бер дә текми, тун күе җери ул. Җабу тунын кышкыда суыкта аймак (8) уланнарга (9) җабасың, кунакка барганда чанада шуңа чормалыб утыралар. —Бирнә әзерләгәндә киндер урны корабыз, ак киндер чымылдыклар сугып җыйабыз. Таскакта (10) тастымаллар сугайык, такта күтәреп суктык тастымалны, җугаргы чоланда суктык, агысына (11) кирәк, богысына (12) кирәк, түшәге, кийезе, мендәре килә. Тастымалны күп сугып җыйа. —Чаршау, чымылдык кызныкы киндердән була. Өстәл җабу (13), кызылга суккан, киҗеле. Күтәреп суккан тастымалларым сандыкта күп, сугып җыйдым. Кулдан, күбәләк төшереп суккан. —Өстәлгә илтеп җәярен, ишеккә илтеп эләрен—барын биреп җибәрәләр кызга. Аякка чормарга чолгаулар сугып җыя киндердән. —Тастымал биргән яшь киленнәр яшәсен гумер буена тип җырлыйлар. —Паласлар аныклаган дүрт бүрәнә, җиде бүрәнә, эстинә буе суга. Бирнә тарату, бүләк тарату:—Кодагый кеше тарата бирнә, кода-кодагыйга, кызның каенына киҗеле ыштан, киҗеле күлмәк булайы элек. Каенына киҗеле күлмәк китергән тип әйтәләр ийе. —Бүләк тарата. Кыз җактан атасы-инәсе кийәүнеке заты-зөриятенә (14) бүләк тарата, кияүнеке тагын кызныкы заты-зөриятенә бүләк таратып җыя, кара-каршы була бүләк. —Туй вакытында бүләк салышалар, әти-әниләренә күлмәк, җиңгәләренә йаулык, түбитий (15) кара-каршы биргән. —Кайнага (16), кәймикә (17) тиешле кешегә тастымал биреп җыя, тастымал чүгә элеп куя, я муеннарына сала. Тастымал бүләге - килен бүләгенә каршы бирелә торган бүләк: — Тастымал бүләге тип киленнең үзенә дә бүләк бирә, я каз бирә. Каз суймас борын әйттем, килен, кереп тотып алың үзеңә каз, тидем. Инче - кыз кияүгә киткәндә кызның атасы ягыннан бирелә торган тере хайван:—Сыерын бирә, сарыгын бирә, ат бирә кызныкы атасы. —Кыз кияүгә киткәндә инәчкә (18) сарык бирәләр, оргасын (19) тип. Тана бирәләр ике җәшлек, качкан тана бирәләр. Тарту—кызны ярәшкәч, егет ягыннан кыз өенә бирелә торган акча, ашамлыклар һәм кием-салымнар. — Тарту салаларый ярәшкәндә. Тартуга кыз як сурый акча, шикәрен, чәен сураган. Ике кода сүләшә инде. — Күлмәк бирәләр, мамык шәл бирәләр барлы-көрле кеше тартуга тип, акча салаларый. —Тарту акчалата була. Малайның ата-инәсе кызның ата-инәсенә шул хәтле акча салам, ти. Әрбир-карасы, мәһәре була, тарту акчасы була. Шул акчага әрбир алып җыялар.
—Өйне бизи кыз әйберләре белән: чуклы кашагалар, чымылдык, бер ястык, мендәрләр. —Тастымал, чымылдык, чуклы кашага элә килен кызҗиңгә белән. Мич кырына чаршау элеп җыялар, тастымалларны тәрәзәнең ике ягына сәлендереп эләләрей. —Беренче башлап чүгә тастымалын элә, кул сөртүен илтеп элә, өстәл җабуын җаба. Килен кеше, чынаяк сөртүен элә, түжы тастымалын элә. Кем чакыра, шуңа тастымалын элә. —Туйлашкан чакта кызның әйберен элеп җыялар, шаршау, чымылдык, тастымал эләләр, тәрзә арага сөртүләр, күбәләкле тастымаллар эләләр. —Кыз үзе элеп җыя төшкән җиренә, кыз баласы (1) да булыша. Ызбага чүрәли (2) бау сузып, озын-озын тастымаллар сәлендереп җыяларый, әрбирләрен күрсәтеп. —Бәйрәмнәр булса үберенә (3) сәлендереп куялар тастымаллар, өстәл җабулар. Бәйрәм күрсен әйберләр тип. Кыз әйберләрен элеп күрсәтә, тастымалын, сөлгесен элеп җыя, күрсен өчен, ямьлиләр ызбаны. Матчаларга элдерәбезей кашага. Гайетләрдә дә эләләр гайетне зурлап.
—Сандык булайы кызның, пар мендәре, баскан киез, йоннан баскан. —Кийеү җегет белән кызҗиңгә сандыкны күтәреп кертә. —Тиң торган, бергә торып картайган кеше генә сандыкны күтәреп алып чыга. Аерым торган кешегә күтәрмәгә кушмыйлар сандыкны. —Сандык урынга акча салып куялар, урыны буш калмасын тип, сандыкны күтәреп алып чыккас. —Кызның төшкән җирендә заты-зөрияте кертергә тиешле сандыкны.
Камзул, букаптан: - Камзул, камзулның тәңкәләре була. Букаптан тиләр камзулны. Бәрхәт камзул, пырзумитлы камзул киделәр ару кешеләр. Запун - алъяпкыч: —Киленнең билләренә запун бәйләтәләр, киленең эшчән булсын, тип. Бала итәкле күлмәк:— Монда итәк олыйларыйы, киндер күлмәк булайы. Әмәйлек—хәситә:— әмәйлек була, әмәйлекне кыекча итеп тегеп тәңкә түшәп җыясың аны. Читек-калуш, чәкәнне читек кияләр, киез ката бастырып бирәләр кыш көн. Чулпы, айаклы тәңкә тагалар чәчкә. Чылбыр йага, түшлек кияләр. Ука калпак, энҗе калпак, тәңкә калпак кияләр. Калпак кимәгән кеше карт күренә. Сагалдырыйклап калпак кияләр, качып йөрийе килен, бөркәнеп. Чыба:—чыбаны киндердән тегәләр. Кийәү киеме:—Кийәү түбитийләре без тектек. Кийәү ыштан әзерләп куйган, киҗедән күлмәк салалар кийәүгә, түбитий, чөлкәбаш, киҗеле ыштан, киҗеле күлмәк бирәләр кийәү кешегә. Конҗырык—атның алгы аягы тиреләреннән тегелгән аяк киеме: —Почкак белән тау җылабызый, аяг очтан җылабыз ый, ул җылы була. Ат суйдылармы почкагын алабыз ый. Ул бер җылда гына тузмый әле. Конҗырыйк диләр аны. Атның алгы аякларыннан ясыйлар, урманга китәбез, җылы ул. Тау менгәндә таймый, тау түбән җылып (1) төшәбез.
Кыҗҗиңгә - кыз җиңгәсе: — Кыҗҗиңгәнең эше: ул кийәүгә аш утырта, мунча ягып кертә, ул кунакка йөрөми. —Кыҗҗиңгә мунча яккан иртә торып, кыҗҗиңгәгә акча салып куйганнар: тиен-куян. —Суга барганда кыҗҗиңгә белән барганнар. —Кыҗҗиңгә пар мендәрне күтәреп йөри, пар мендәрне үгә алып керә. Кызның аркасына ап-ак чиккән мендәр тышларын сүкәп утырта. Кийәү җегет, кийәүнәгәр—кияү егете:—Кийәүнәгәр дигән кешенең буйынында тастымал була, ул биеп йөри, йырлап. Җырчы кеше йөри кийәүнәгәр булып. —Кийәү җегет атларны багып җөри, ул кунакка җөри кийәү белән. Кийәү җегет җырлап- биеп кенә тора, җырга оста була. Иш-ыру:—Кийәүнеке, кызныкы иш-ыруын чакыралар туйга. Оло кода, төп кода:—Кызныкы, җегетнеке атасы була оло кода, төп кода. Төп кода түргә утыра. Аргыш кода: —Аргыш—кийәүнеке әтисенең туганнары була, аргыш кода була. —Өстәл чүрәли утырталар, кунаг итәләр. «Аргышка төшмәсен каргыш», —тип җырлаганнар. Аргыш кода туйны аппаручы, кийәү яктан куйалар. Заткыч, заткыч кода: — Заткыч булып киленнеке туганнары килә, чанадан, арбадан уң җакка төшерәләр. —Заткыч тужы туганнары була, кызныкы туганнары, тутайлары, җизнәләре була. Өндәүле, өндәүле кода:—Өндәүлегә ир җакныкы туганнары куйа. Өндәүле төп коданы карап йөрөтә, ризыклар сала кодага. Төп кодагый кемне якын күрә, шуны куйа өндәүле итеп. —Өндәүле кодалар килгән кодаларны кунакка чакыралар. Өндәүленең такмагы, да бар: «Өндәүленең арты мендәрле»,—ти.
Ат:—Атларга линтечкеләр, тастымаллар тагалар. Атны аргыш утырса аргыш бага инде, заткыч утырса заткыч бага. Дугага кийәү тастымалы бәйлиләр. Кучер:—Кучер үзенең атын сакламага тиешле. Туйда атныкы ызбыруйларын җугатканнар, тәртәләрен алдын артка куйганнар. Кимә:—Туйда арбалар, кашавай чаналар кимәле була. Арбаның эстендә кимә ясалган була зур иттереп. Кимәдә кызны алып килгән туган-тумачасы, абзыйлары, тутайлары була.
Кийәү килү:— кийәүне барыб алалар каңгыраулы атлар белән, нагышлы мендәрләр тийәп. Кийәү килә кыз кырга. Кийәү күренеше: — Әтисенә-әнисенә күренеш бүләге сала кийәү, кийәү күренеше диләр. Күлмәкме, читекме сала, бәхилли. —Кийәү бирә кызныкы әти-әнисенә бүләк, кийәү күренеше шул булсын, ди. —Кийәү иңгелек күренми килә, бүләкләшкәч кенә күренә. Күренеш белән килә, диләр. Кәйнә булган кешегә дә, кайната булган кешегә дә бүләк бирә кийәү. —Кийәү күренеш белән килә никах, кәбен укытканда. Чәйләр, күлмәк, шәл-мазар алып килә. Ата-инәсенә бирәләр ийе күренеш тип. Кыз куйнына керү: — Кыз шаршу эчендә утыра түшәк өстә. Зур итеп, биек итеп өч кат, йә биш кат түшәк җәелгән була. Кийәүне күтәреп кертәләр, түшәк өстенә сикертәләр. Билбау чишү:—Кийәүне кыз каршы ала, чишендерә. Билбауны чормап очын югалталар. Иңгелек шушы билбауны чишәргә тиешле, тапмага кәрәк бит эле. —Җегеткә кып-кызыл бута бәйләп җыялар, кыз шуны сыктап-сыктап (1) эзли очын, аны тапмаса уңган кыз булмый. Ак келәткә кертү:—Кийәү кеше белән килен кешене ак келәткә чаршау эченә яткырганнар, өчәр кич яткырганнар, өч кат түшәк салганнар. Келәттә, җә җалгыз ызбада кийәүләп ята. Кызның намуслылыгын тикшерү: — Җиңгә кеше карый кый кийәү белән кызны. Җиңгә кийәүдән үрин (2) генә сорый: «Бүрегең үзеңнекеме?»—ти. Кыз намуслы булдисә «үземнеке», ти, булмадисә «бүрек кешенеке»,—ти. Кийәүләп йөрү: — Әтнә кич саен килә ул кийәү кунакка, кәйен-кәйнәсе кийәүне сыйлый. —Кийәүләтеп җөрткәннәр кийәүне, бер кич җоклаган саен берсе түшәген алып баралар. Кийәү мунчасы: - Кийәүләшмәгә килгәч кийәүгә мунча җага кызҗиңгә, көн саен җага, кийәү акча салып куя мунчага. —Мунчага кертәләр иртән торуга. Мунчадан чыгуга самуарың кайнасын, коймагың пешсен. Кодалар да керә кийәү мунчага. Мунчадан барыб аласың кодаларны ат белән барыб алган кебек, күәнтәгә тастымаллар бәйләп барып алып киләсең. Кийәү ашы, кийәү бүләге:—кийәү ашына тип кызлар җыела, кийәү шунда пудыра, исле сабын, җаулык тарата. Без кийәү ашка бардык кийәү керткән чагында. —Кийәү белән кызны туганнары кунакка чакыра, кийәү барысына да бүләк алып бара хәленә күрә, җаулыкмы, басмамы (3). Бүләк салып чыга кийәү кызныкы туганнарына.
—Килен әйбәт каңгыраулы атлар, кийәү җегетләр, олау белән тешә, теге чукта (1) торган кыз, бу чукка төште.-Килен кимәдән ыргып (2) төшә, ат чүрәли, кимә чүрәли (3) әйләнәләр. Уңнан кертәләр:—Килгән ыңгайга ат башыннан әйләндереп уңнан кермәгә кушалар. «Уң аягыңны атла, артка карама»,- тиләр. Мендәр салалар:—Килен төшми утыра. Кайсы әйтә каз бирәм, сарык бирәм, ди, кер килен ди, шуны бирәм дип кертәләр ишег ачкач. Йаулык йабу, килен күренеше: —Өйгә кергәч тә йаулык йаба кайнана, килен сиңә бүләк, дийә. «Киленем бәкытле, тәүпыйкле булсын», — дип җаулык җаба киленгә кәйнәсе. —Килен килгәч, иртән торгач йаулык ябындыра кәйнәсе. «Килен күренеше шул булсын»,—дип. Киленгә бал-май каптыру:—Бал белән май каптыралар килен төшкәч, бер никахлы гына кешеләр каптыра. «Бал-май кебек торың»,—ди. —Кәйнәсе күтәрмә башта (4) торып бал каптыра, май каптыра ишектән кермәс борын. Атаң-инәң йоласы, Пәйгамбәрләр догасы, Май кебек елгыр булың, Бал кебек татлы булың, Тату торың, Тиң мәхәббәт, тиң гомер белән яшәң»,-ти. Бал-май каптыра да апкереп китә үгә. Килен хезмәте, киленне сынау:—Киленнән камыр бастыралар. «Камыр кебек ябешеп торсын, ашлы-сулы булсын». —Токмач кисмәгә белсә эшне белә дигәннәр, токмач кистергәннәр. —Он иләтәләр ийе киленгә, он иләргә вакыты булмаса, «онга кулыңны тык»,—диләр ийе. —Кайсы су китертә киленгә, иптәш булып бара бер кыз. —Берсе килен аш әзерли, берсе тышта йөри, малына суын кыздырмага кирәк. Тел йәшерү:—Килен кеше кайнагасыннан кача, кайнатасыннан кача, сүләшми. Киленнең эндәшү сүзләре:—Өч килен бергә тордык, ишле кайништә. Үземнән олысын җиңги дидем, кийәү булган кешенең агасын абзый дийә, бийагай дийә. Каймиңкә—кийәүнең апасы Кайнага—кийәүнең абыйсы Чибәр кыз—кийәүдән кече сеңлесе Ул бала—кийәүдән кече энесе Кийәү хатынының кече туганнарына балдыз дип эндәшә. Ир бала булса да, кыз бала булса да.
Кунаг өйе:—Кызлар-җегетләр килә кунак өе сурап. Егетне куярга өрөхсәт итәсезме, дип. Шул чагында туй ызбасы сурап кайталар. —Сүз бетереп килгәч туйдан бер көн алда кунаг өй сурыйлар. Уен ызба:—Уен ызба ясыйлар кыз ызбасында, кийәү килгәнче яшьләр җыелып уйныйлар. —Үкәртәгә (1) акчалар, җимешләр сибеп куялар. Уен ызбада кийәүне көтәләр, чыгып каршы алалар. Кийәү төшә, акча сибә. Кийәү тастымалын буенына (2) салып кийәү җегет тә, кийәү дә бийи. Уен ызбада кызлар да бииләр, туй дийеп бииләр. Туй көне:—Коро көн (3) ясыйлар хәзер туйны. Кодалашу, кодага чыгу, кода үткәрү—туй үткәрү: —Кодага чыгу ул туйлашу инде. Кода үткәрделәр, сыйладылар. Кодага чыкканда, туйлашканда атка бәйлиләр тастымалны. Кодалашу кыз ягында була, үзеңнеке туганнар була. Кодалашып бер өч-дүрт көн йөриләр, кундырырга үзләренә кода алалар. Кода йөретү:—Урам тулы халык җыела, кода саклыйбыз тип. Коданы аны каңгыраулы ат белән йөретәләр, бөтен авыл чакырып йөретә коданы, хәзер дә иш-кушны чакырам. Кода күчтәнәче:—Кодалар күчтәнәч белән килә. Төп кодагыйныкын, аргышныкын, өндәүленекен чыгаралар. Аларның бәлешләре, казлары, баллы бавырсаклары була. Кода күчтәнәче чыгару: — Күчтәнәчләр кодаларныкы мынысы тип әйтәләр, авыз итең тип әйтәләр, яртысына хәдәрле кисеп чыгаралар. Күчтәнәчкә җыялар, килгән кодаларны кунакка йөретәләр. Гөлбәдия:—Кодалар күчтәнәч белән килә, парлы була гөлбәдия (4). Кода күчтәнәч белән килгән, диләр. —Туйга зур итеп гөлбәдия ясыйлар, йә дүрт кат, йә өч кат. Гөлбәдия парлы була. Элек мичтә камырын пешерәм. Камырына күкәй сытасың, май саласың йомошак булсын өчен. Җимешләрен пешкән камырга җәясең. Йөзөм, өмөҗең (5), карагат (6) кат-кат итеп, өстен чичкәләп куясың. Күрсәтәләр, менә өч катлы гөлбәдия, өч кич кунарга килгән диләр. биш катлы булса бишне куна кода. Карагат кагы, мәк салалар, гөлбәдия ашаганда чәй бирәләр. Туйдан гөлбәдия алып кайта килен күчтәнәче була инде агысы. Чәкчәк:—Чәкчәк ясыйлар балга катырып, аныңа ыспай нимәләр ябештерәләр, чәкчәкне кырык күкәйдән пешерәм. —Гөлбәдия, чәкчәкнең чиреген биреп җибәрәләр кодаларның үзләренә. Коймак: — Кодаларга иртән торуга коймак кояларый, кодагый кеше коя гәрәчүкә (7) ондан, арпа ондан, солы ондан. Ү (8) башлыгы үзе коя. Җәймә бавырсак:—Күмәч итеп алып килә бавырсак, җәймә бавырсак алып килә, чәкчәк камырын кискеләп майда пешерә. Бәлеш:—Бәлешләрне пуднуска куеп килә. Менә монсо шул кодагыйның, менә монсо шул кодагыйның дип әйтеп чыгаралар. Аны кисеп чыгаралар ваклап. Кажни кеше берне алырга тиеш. Как бәлеш: —Как бәлешсез туй буламени, җите кат була җимешләр, шоморт оно, шартлама (9), эремчек, кызыл эремчек сала. Зур пуднуска ясала. Ике җакта да пешерәләр как бәлеш. Как бәлешкә чакыру:—Атка атланып әйтәләр кызныкы туена как бәлешкә, үберенә бер кешене дә куймый чакыралар. Читсыны җыртып бер иң итеп өләшә как бәлешкә бөтен авыл булгас. Каз турау:—Казны белеп турарга кирәк. Иң элек уң җактан канатын кисәләр, уң җак ботын кисәләр, ваклап бирәләр. Бүләк җаба, шәлме, җаулыкмы, сөртүме (10) җаба каз тураучыга. —Казны турап китерәләр, тураучы була, аныңа бүләк салалар. Киленнеке каймиңкә тиешлесе турый, кәйнәсе (11) турамый. Сыра йасау:—Туйга сыра ясыйлар. Сыраныкы эше күп. Салаттан сосла куялар, аны сыра чүлмәктә төнәтәләр, сыра чүлмәккә тишек ясыйлар, шуннан агызалар. Салатныкы тәмне, баллы була ул, арыштан ясыйлар, салам салалар астына. Сосланы агызалар, бишәр корчага утырталар. Ул бал гына була. Сыра тәмне була, чапчакта (12) тора. Ниргә тарату—туйда кунакларга эчемлек биреп тору. Ниргәче—туй кунакларына эчемлек бирүче кеше:—Бер ыстакан, шушы ыстакан чиратта йөри, мийә бирә, син ниргә көтеп торасың. Шуны ниргә диләр, мәҗелестә хуҗа берсенә тапшыра. Ул ниргә җөрөтә ниргә таратучы була, чиратлап бирә сыраны, ыстаканны. —Ниргә тарата, кем җегәрлерәк. Ниргәче карап кына тора ниргә таратмага. Туйда аш бирү тәртибе: —Туйда алдан чәй куялар, арттан гына аш килә. Чакчәк, бәлеш куялар, гөлбәдия. Аймак кеше булса өч-дүрт самавыр була.
Төрткеч боткасы, эткеч ботка, ыступай ботка пешерү:—Кайтканда пытка пешергәннәр, төрткеч пыткасы диләр анысын, тары пыткасы. Пешерүчегә яулык бирәләр, ул пытканы урлыйлар. Кайтучы кодаларга пешерәләр. Пытка пешергәч беләләр инде, кайтмага кирәк инде дип әйтәләр. Тәрилкәләргә сосалар пытканы, шуннан ашыйлар. —ыступай ботка пешергәннәр кодаларга, дары йарма, бодай йармадан. —эткеч ботка пешкән, кайтмага инде, диләр. Кодаларга карата шаян йолалар: —Кодалар түрдән тороп китсә, урынына кеше утыртып куярга тиеш ди, әйтми тороп киттеләр исә урыннарына таба белән эчемлек салып куя, бал сала. — Кодалар кайтканда артларына тубал бәйләгәннәр. Тубал бәйләгәч үзе чакырмага тиеш. «Кодагый, тубал бәйләдем, син чакырмага тиеш», —ди. —Кодаларның чаналарын, атларын кайтыр якка борып куйган, кайтасы килмәгән кода чананы кирегә борып куйган.
"Пермь татарлары турында" китабыннан (кыскарталган килеш). Сборник статей ученых, этнографических и фольклорных материалов. Барда, 2000 ел