Бәйрәм
тантаналарын махсус рәвештә сайлап куела торган тамада - табын
башлыгы да, шулай ук, ягына яки нинди мәҗлес булуына карап, ике
шаһит та алып бара ала.
Гөрләп үтсен туегыз!
Кыз сорарга бару
Элек
кыз янына башта махсус яучы (вариантлары: димче, башкода)
җибәрү, аның ата-анасының һәм
үзенең ризалыгын да күбрәк шуның аша белү
йоласы яшәп килгән булса, хәзерге вакытта бу гореф шактый үзгәрде.
Ник дигәндә, кызның
өйләнергә җыенган егеткә чыгарга риза
булуы-булмавы алдан ук инде билгеле була, шуңа күрә дә
аның ягын яучы ярдәмендә яулауның да, димләп
ризалаштыруның да кирәге калмый. Әмма кыз сорарга бару егет
ягы өчен барыбер зарури. Әлбәттә, кәләше
кияүгә чыгарга риза булган тәкъдирдә дә. Бу
асылда баласын кадерләп үстергән ата-анага чын егетләрчә
хөрмәт күрсәтү, аларның да ризалыгын
һәм алдан ук фатихаларын алу дигән сүз.
Хәзерге вакытта кыз сорарга күбрәк
егетнең әти-әнисе, йә булмаса якын агасы, яки
берничә туганы бара. Һәм еш кына аларга егет тә
иярә. Шулай ук кәләшенең кулын сорарга егет
кешенең үзе генә бару очраклары да күп бүген.
Баручылар (асылда алар, өлешчә булса да, кода вазифасын башкаралар)
үзләре белән элеккечә ипи-тоз алып кына
түгел, бал, май, чәкчәк яки бавырсак кебек
күчтәнәчләр белән баралар.
Хәл
ителәсе мәсьәләне уртага салып
сөйләшкәч һәм ризалык алынгач, шушы ук очрашу
вакытында еш кына кайчанрак никах укыту һәм кайда, ни рәвешле
туй үздыру, туй чыгымнарын бергәләп
күтәрешү турында да сүз кузгатыла.
Туйга әзерләнү
Әзерлек чорында барыннан да элек, туй
мәҗлесе кайда уздырылачак - кыз өендәме, егет ягындамы,
әллә кафеда яки ашханәдәме - шул билгеләнә,
мәҗлескә күпме һәм нинди кунаклар
чакырылачагы ачыклана, исемлек төзелә. Һәм,
әлбәттә инде, туй чыгымнарының нәрсәләргә
тотылачагы хәл ителә. Аерым төбәкләрдәге, бигрәк
тә авыл җирләрендәге гадәт буенча, ике як үзләренең
кайсы туганнарына кара-каршы бүләкләр бирешү турында да
үзара килешеп куялар.
Бүләкнең
иң затлыларын - алтын балдаклар, кәләшкә дигән
туй күлмәге, бөркәнчек һәм туфлиләр
сатып алу кияү өлешенә туры килә. Кайчакта туйда
киячәк киемнәрен яки туфлиен булачак килен үзе дә ала. Аннары яшьләр туйга бер яки берничә музыкант
(һәм кайчакта җырчы), фотограф һәм кинокамерага
төшерүче чакыру мәсьәләсен дә, үзара
киңәшеп, хәл итәләр. Әлеге мәшәкатьләргә,
янә килеп, аерым кунакларны барып алу яки илтеп кую өчен алдан ук
транспорт белешеп кую, чакыру билетлары тарату, сценарийга ярашлы төрле
шаян текстлар әзерләү, стенага элү өчен
кызыклы рәсем һәм плакатлар булдыру, төрле уеннар
өчен кирәкле әйберләр хәстәрләү
кебек уннарча эшләр килеп ялгана.
Тантаналы
музыка яңгырый. Яшьләр, парлашып, өстәл янына
киләләр. Комитет рәисе аларга кайда кул куярга кирәклеген
күрсәтә. Алар урыннарына кире барып баскач, алып баручы
шаһитлардан да кул куйдырта. Шулчак яшьләр янына, алтын балдаклар
куелган кечкенә поднос күтәреп, комитетның секретаре
килеп баса.
Нәүбәттәге
уен-тамаша вакыты җиткәч, алып баручы кыз урыныннан
күтәрелә. Кулында - имчәк баласы киеме.
Алып баручы кыз. Иптәшләр, минем кулда ике төрле
"ползунок". Сез аларны туачак баланың символы, җенес
билгесе дип уйлагыз. Зәңгәре - ир бала символы, агы - кыз
баланыкы. Хәзер мин шуларны кулдан-кулга ике як рәт буйлап
җибәрәм. Кем яшь гаиләнең беренче баласы малай булуын
тели, шул үзенең теләк бүләген, азмы-күпме
акча рәвешендә, зәңгәр ползунокка сала, кем кыз
бала тууын тели, ак ползунокка сала. Кайсы баланың күбрәк
теләнгәнен бүләкләрнең
күләменә карап билгеләрбез.
Ползуноклар
әйләнеп килгәч һәм алар эченә салынган бүләк
һәм теләк акчасының күпмешәр булуы
исәпләнгәч, кыз бала теләүчеләрнең
җиңгәнлеге билгеле була. Шунда ук бер-ике
"текә" егет кесәләренә тыгылып, акча
янчыкларыннан өстәмә сумма чыгаралар.
- Гаепләштән
булмасын, без беренче баланың ир бала булуын телибез. Менә монысы
аңа киләчәктә уенчык машина алу өчен сөенеч
бүләге булсын.
Кызны озатучы һәм кыз каршылаучы яклар өйдә
шампанскийлар аттырып, җиңелчә ашап-эчеп алалар. Күп
төбәкләрдә шул ук көнне кич, яисә икенче
көнне туй мәҗлесе үткәрелә.
Әгәр дә моннан алда кыз ягында инде туй үткән
булса, әлеге туй кайтарма туй була, үтмәгән очракта
исә - кызыл туй яки алыр туй дип атала. Соңгы очракта кайтарма
дигән туй берничә көннән яки атнадан соң кыз
ягында да уздырылырга мөмкин.
Килен булып төшкән көнне кичке туй
мәҗлесенә кадәр, я булмаса икенче көнне кыз
көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш. Шуңа
бәйле рәвештә татарлар яши торган бар
төбәкләрдә дә диярлек су юлы
күрсәтү дигән бик матур традицион йола
үткәрелә. Яшь киленне су юлы күрсәтергә
иренең кыз туганнары алып бара. Арада гармунчы да була. Алар чишмә
яки кое буенда, җырлашып, киленнең күңелен ачалар, шул
исәптән "Су юлы" дигән җырны да башкаралар.