Юбилей тантанасы
мәҗлесләрендә хуҗа түр башына утыра,
уң ягыннан хатынына урын бирә. Ә мәҗлесне
хуҗаның яисә юбилярның иң якын туганнары яки
дус-ишләре алып бара, кунакларга хөрмәт
күрсәтә.
Әлбәттә, кем янына
кемне утырту — хуҗаның үз эше.
Шунысы да бар, туй яки башка
төрле мәҗлесләрдә кода-кодагыйдан соң, алар
тирәсенә иң якын туган-тумачалары, дус-ишләре утыртыла.
Бу инде аларны аеруча хөрмәтләүне аңлата.
Башка төрле
мәҗлесләрдә дә кунакларны утырту тәртибе
туй табыныннан әллә ни аерылмый. Килгән кунаклар нәкъ
шул тәртиптә утырып, алар арасыннан олырак яшьтәге
кешеләрне хөрмәт йөзеннән иң
түргә утыртырга мөмкин.
Чакыргач, кунак беркайчан да
соңга калмыйча, вакытында килергә тиеш. «Ашка килсәң —
элек кил, үз кадереңне белеп кил», диләр.
Өйгә
килеп кергәч,
кунак тәртип белән генә чишенә, аяк киемен,
өс-башын теләсә кайда түгел, бәлки тиз генә
алып киенерлек уңайлы урынга куя. Үзенен пөхтәлеген
тикшерә, аннары алданрак килгәннәр белән күрешеп
чыга. Хатын-кыз үзе кул
биреп күрешә.
Өстәл янында төз
утырсаң, күршеңне дә борчымассың. Шуны да
истә тот: күршең белән сөйләшергә
теләсәң, башка кешегә аркаң белән борылма;
терсәкләреңне өстәлгә куйма;
өстәл артында китап, гәзит яки хат укыма. Аш-суга карата
искәрмә ясама. Мәҗлескә катнашучылар — бер
бөтен коллектив. Башкалар сөйләгәндә
бүлдермә, кычкырып сөйләшмә, артык кычкырып
җырлама.
Бик иркенләп китеп,
кулыңны күршеңнең иңбашына салма. Ашап утырганда
кулның буялуы да мөмкин, күршеңнең өс-башын
тапландыруың да ихтимал.
Сөлге бирү, тоташ озын
сөлгене табын тирәли әйләндереп кую — татар халкындагы
күркәм гадәтләрнең берсе,
өстәлгә кәгазь салфетка да куела.
Ашап-эчеп утырганда
төчкерергә, йөткерергә туры килсә, тастымал яки
кулъяулык алырга, аны ике кулыңа салып, башыңны өстәл
кырыена таба ия төшәргә кирәк. Боларны
күршеңә таба карап эшләмә. Инде бик кирәк
булганда, урыныңнан торып кит.
Кузгалырга туры килсә,
күршеңнән рөхсәт сора.
Колакка пышылдап утырма. Серең
булса, башка вакытта да әйтә аласың.
Башка берәүгә
уңайсызлык тудырсаң яки борчысаң, гафу үтенергә
онытма.
Табын янында тәмәке
тартып утыру бер дә килешми, аның өчен тәнәфес
бар.
Алданрак кайтып китәргә
туры килсә, хуҗадан гына рөхсәт сорау да
җитә, бу турыда барлык кунакларга да белдерү шарт
түгел. Чыгып киткәндә сине күрүчеләр
белән кул сузып саубуллашуның кирәге юк, бу очракта баш иеп
кенә куялар.
Кайтырга кузгалгач та кул юалар,
өс-башны шуннан соң гына кияләр.
Инде
ашау-эчү тәртибе турында берничә сүз әйтик.
Татар халкының кунак табыны
шактый катлаулы була. Өстәлгә салкын ашлар (кабымлык,
калҗалар), җиләк-җимеш куела. Аннан шулпа яки шулпалы
ашлар чыгарыла, аларны ашап бетергәч, гөбәдия, вак бәлеш
яисә пылау, аннары бэрәңге белән кишерле, суганлы кош
яки терлек ите бирелә. Аннан табынга компот һәм башка салкын эчемлекләр
чыгарыла. Мөмкин булса, кавын, карбыз куйсаң да ярый.