Мы готовы сшить вам татарское свадебное
платье и платье для никаха.
Принимаем заказы не только из Казани, но и из других регионов.
Кыз елату җырлары, сыктаулар
Ятка яравы кыен
Егетләр:
Ак шарф та бәйләдең,
Күк шарф та бәйләдең;
Әткәң-әнкәң кулларында
Актык җәйләр җәйләдең.
Безнең урам киртләч-киртләч,
Киртләч бетәр яз җиткәч;
Ирләр кайта хезмәт иткәч,
Кызлар кайтмый бер киткәч.
Кызлар:
Самоварны тиз кайната
Яшь каенның күмере;
Ата-анада кыз баланың
Унсигез ел гомере.
Китәсе кыз:
Агач башы күк тиен,
Атып алуы кыен;
Ятка бару берни түгел,
Ятка яравы кыен.
I. М. Мәһдиев. Себер татарлары иҗаты.
«Казан утлары», 1968, № 10, 130 бит. Текст 1967 елда Новосибирск
өлкәсенең Тобол районы Кызылкаш авылында Хаҗиәхмәт
Аблиннан (1897 елгы) М. Мәһдиев тарафыннан
язып алынган.