Бу йола бигрәк тә Урал һәм Себер якларында яшәүче татарлар арасында таралган була. «Кыз өе» дип аталган махсус урынга кияүне алып киләләр. Кыз үзенең иптәшләре белән бикләнеп чаршау эчендә утыра. Кияүне кертмиләр. Ул «Ишек бавы кыйбатмы?» — дип сорый. Ишек саклаучы ир балалар (алар арасында кызның энесе йә башка ир туганы да була) берәр хак әйтәләр. Кияү егетләре бу хакны кыйбатсына. Ике арада сатулашу башлана. Ахырда кияү килешенгән бәяне түли һәм ишек ачыла. Иптәш кызлары, җиңгәләре кияү белән кызны аулакта калдыралар. «Ишек бавы» җырлары сакта торучы ир балалар тарафыннан башкарылган.