Килен төшерү җырлары, арбаулар
I. ФФ, 1978, Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Мөслим авылында Габдрахманова Әкрәмнисадан (1912 елда туган) язып алучы Р. Ягьфәров. Җыр турында шундый аңлатма китерелә: «Коншак районы авылларында туйның үзенә хас гадәтләре дә булган. Яшь кияү белән аның кәләшенә багышлап урамда күмәк җыр әйтү шул гадәтләрнең берсе. Бу җырлар никах укыганнан соң кыз беләк егет күрешергә тиеш махсус йортка юл тотканда башкарылган. Кыз үзенең иптәшләре белән урамның бер ягыннан барган. Алар үз өсләренә зур чаршау ябынганнар. Кияү һәм кияү егетләре урамның икенче ягыннан атлаганнар. Егетләр кулында мылтыклар да булган. Алар шул мылтыклардан ата-ата барганнар. Йортка килеп җиткәч, кыз ягыннан бер җиңгә, кияү ягыннан икенче җиңгә яшьләргә шушы җырларны багышлаганнар».
III. Җырның шул ук авылда язып алынган тагын бер варианты бар (ФФ, 1978 ел материаллары). Анда берничә куплет үзгәрәк:
Бу вариантны Хәйрислам Хамматовтан (1908 елгы) А. Садыйкова һәм К. Ямалетдинова язып алган.
«Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты