I. Г. Тукай. Әсәрләр, 4 томда.
I том, 1975, 123—124 битләр. Шагыйрь бу җырга карата
шундый искәрмә биргән - «Безнең Урал тарафында
бер гадәт бар. Кыз янына керәсе кияүне ишек
төбендә балалар туктатып, акча сорыйлар. Балаларга
акча бирмәсәләр, ишек ачылмыйдыр. Бәгъзе
бер усал кияүләр балаларга, кәгазьгә төреп,
— бер тиенне күнә суына манып, — 20 тиен сурәтендә
бирәләр. Мин башка җирләрне белмим,
безнең тарафларда шулай».