I. ФФ, 1971. Төмән өлкәсенең
Тобол районы Күкрәнде авылында Газиз Әхмәтов
һәм Халис Кәримовтан Ф. Әхмәтова
тарафыннан язып алынган. Җырга карата түбәндәге
аңлатма бирелә:
«Бу
җырлар никахтан соң
кияүне кыз янына
озатканда кияү егетләре (нүгәрләр) тарафыннан
әйтелгән. Типсәү - тип
сүзеннән
ясалган. Тип — Себер татарлары арасында
таралган барабан төрендәге уен
коралы. Типкә бәреп
такмак-җыр
әйтүне типсәү
дигәннәр».
II. Текстның соңгы өч куплеты үз
вакытында «Кияү җыры» дигән исем белән
басылып чыккан В. В. Радлов. «Образцы
народной литературы тюркских племен, живущих в Южной
Сибири и Джунгарской степи», ч. IV, Спб, 1872, стр. 309.
Ул китапта түбәндәге үзгә куплет
та бар:
Син
егет алыр булсаң алгыл
мине, Ант эчеп, шырт кылган 1 соң,
куймам сине.
1 Шырт кылу - шарт кую, килешү
Академик В.В. Радлов «Кияү жыры»н 1860 елларда Төмән ягындагы Рәис авылында язып алган.