Мы готовы сшить вам татарское свадебное
платье и платье для никаха.
Принимаем заказы не только из Казани, но и из других регионов.
«Ишек бавы» җырлары
Чи камыш
— Ай астыннан
үткәндә,
Алтын быргы тартканда,
Көн астыннан үткәндә,
Көмеш быргы тартканда,
Безнең уллар туганда,
Ак аргамак суйганда,
Алтын бишек элгәндә,
Бүз бөркәнчек япканда.
— Сезнең уллар
туганда,
Кутырлы ат суйганда,
Кабык бишек элгәндә,
Ат ябуы япканда.
— Безнең кызлар
туганда,
Ак аргамак суйганда,
Алтын бишек асканда,
Бүз бөркәнчек япканда.
— Безнең уллар
бер генә,
Бер булса да, төш кенә;
Сезнең кызлар өч кенә,
Өч булса да, буш кына.
— Безнең кызлар
өч кенә,
Өч булса да, төш кенә;
Сезнең уллар бер генә,
Бер булса да буш кына.
— Капка
төбең быкырдык,
Быкырдатып керербез;
Тәрәзә төбең тимердер,
Тибәрбез дә керербез!
— Типмәссез
дә кермәссез!
Каен капка төбендә
Тилмертербез, кодалар.
— Тилмертмәссез,
кодалар!
— Зирек капка
төбендә
Җилсетербез, кодалар!
—
Җилсетмәссез, кодалар!
— Юкә капка
төбендә
Юкартырбыз, кодалар!
— Юкартмассыз,
кодалар!
— Усак капка
төбендә
Утыртырбыз, кодалар!
— Утыртмассыз,
кодалар!
I. ФФ, колл. 33, п. 2, сак. бер. 10. Борынгы туй йоласын чагылдырган
бу үзенчәлекле шигъри диалог Татарстанның
Лаеш районы Ташкирмән авылы укытучысы В. И. Шабаев тарафыннан
керәшен татарларыннан язып алынган.
II ТХҖ,
288 бит, «Материалы по татарской
диалектологии», Казан, 1978, 31 бит.