Кыз елату җырлары, сыктаулар
1 Чапчак — кисмәк
I. Аллаяр Бләшев. «Әҗе авылы хакында». Касимово, 1924. Бу кечкенә китапта Рязань өлкәсе Ермиш районындагы Әҗе авылының тарихы, йолалары һәм халык арасында таралган фольклор, әдәбият әсәрләре турында сөйләнелә. Туй йолалары уңае белән 16 биттә түбәндәге мәгълүмат бирелгән:
«Әҗе халкының борынгы җырларыннан беркадәр дикъкатькә алырлыклары кияүгә ярәшелгән кызны елатканда җырлана торган җырлар икәнлеге мәгълүмдер. Борынгырак заманда башка мишәр авылларында булган шикелле, Әҗедә дә ярәшелгән кызны елату гадәте булган. Төрле кызлар җыелышып, ярәшелгән кызга гүя аның авызыннан гына чыгарга тиешле җырларны үзенә махсус бер аһәң белән әйтәләр икән дә, ярәшелгән кыз шулардан әсәрләнеп җылый икән».
II. ТХҖ, 246 бит.
«Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты