Килен төшерү җырлары, арбаулар
I. ФФ, 1973. Төмән өлкәсенең Төмән районы Каскада авылында Хөсния Мирхәйдәровадан (1909 елгы) Ф. Әхмәтова язып алган.
III. Җырның Төмән өлкәсе Күрәнкүл авылында язылган варианты X. Ярминең «Татар халкының поэтик иҗаты» дигән хезмәтендә китерелгән (Казан 1967 194— 195 битләр). Автор анда «Шәмчырак» уңае белән түбәндәге искәрмәне биреп уза: «Төмән тирәсендәге Күрәнкүл авылында Октябрь революциясенә кадәрге чорларда кыз янына кияүне кояш баегач, факеллар яндырып, урам буенча коллектив җыр җырлап алып килү йоласы бар иде».
«Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты