Килен төшерү җырлары, арбаулар
1 Каләм - кеше исеме
I. БДУФФ, 1972, Башкорстанның Туймазы районы Тукмак Каран авылында Кәррам Яушевтан (1899 елда туган) язып алучы Р. Мөхәммәтҗанов. Информатор сүзләренә караганда, бу арбау-теләк җырлары кызны кияү йортына китергәч, аның шәлен салдырганда (бит ачканда) әйтелгән. Бит ачучы хатынның һәр җырыннан соң килен җырда телгә алынган яңа туганнарына баш ияргә, чүгәләп алырга тиеш булган. Шушы арбаудан соң гына ул кияү йортында үз кеше булып санала башлаган.
«Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты