Кыз елату җырлары, сыктаулар
I. ФФ, колл., п. 15, сак. бер. 250, 251. «Кыз озату-елату җырлары», «Яслау» дигән исем астында тупланган бу җырларны 1938 елда язучы Габдрахман Әпсәләмов «Совет әдәбияты» журналына биргән була. Җырлар басылмый калалар. Кулъязма соңыннан Институтның фольклор фондына тапшырыла. Кулъязмада Г. Әпсәләмов тарафыннан мишәр диалектына караган аерым сүзләргә искәрмәләр бирелгән. Җырларның кайда, кемнән язылып алынуы күрсәтелмәгән. Алай да текстларның Мордва АССРга кергән Аллагол авылында (язучының туган авылы) һәм тирә-күрше авылларда язып алынуын төсмерләргә була.
«Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты