I. ФФ, 1970, Төмән өлкәсенең
Тобол районы Котлыбай авылында Оркыя Хәсәновадан
Ф. Әхмәтова язып алган.
III. Җырның бер варианты 1860 елларда Төмән
ягында академик В. В. Радлов тарафыннан язып
алынган һәм «Үләндаш»1 исеме
астында басылып чыккан (В. Б. Радлов. «Образцы народной литературы
тюркских племеи, живущих в Южной Сибири и Джунгарской степи. 1872,
ч. IV, стр. 309). Түбәндә аның тулы тексты
китерелә:
Ай үлән, ай
үлән, үләндашың, яр! яр! Үлән әйтә без
килдек, карындашың, яр! яр!
Кара сыерның мөгезен
каермагыз, яр! яр!
Инәсеннән баласын аермагыз,
яр! яр!
Өй
түбәңнең балчыгы аз булмасын, яр! яр! Кияү башын карагыз, таз булмасын,
яр! яр!
Үз атаңның
өендә агач бикләү, яр! яр! Ят кешенең
өендә тимер бикләү, яр! яр!
Кызыл-кызыл корайлар2 комда
булыр, яр! яр! Кызыл битле йиңгәләр
туйда булыр, яр! яр!
Күренүенчә, «Яр-яр»
җырларының йөз елдан соң язып алынган вариантларында
аерым строфалар әле дә кабатлана. Бу хәл «Яр-яр»
әйтү традицияләренең халык хәтерендә
гасырлар буе саклануына бер дәлил булып тора.
1 Үләндаш — үләң әйтү (җыр
әйтү)
мәгынәсендә.
2 Корай -
бу сүзнең асыл
мәгънәсе
ачыкланмады. Яңа язылган
вариантларда «Курас»
диелә.
Курас — әтәч.