Главная | Ателье | Фотографии | Подготовка к свадьбе | Татарская свадьба - Туй йолалары | Ссылки
Туй — никахлашу һәм гаилә кору уңаеннан башкарыла торган тулы бер йолалар җыелмасы ул. "Туй" сүзе төрки телләрнең күпчелегендә бүгенге көнгә кадәр үзенең асыл мәгънәсендә сакланып калган (мисал өчен, лезгиннарда да "той" туйны аңлата) яисә бәйрәм атамасын белдерүче кушма сүзләрнең бер тамыры булып киткән. Мәсәлән, кыргызлардагы "Келинтой" (килен туе), татарлардагы "Сабантуй", чувашлардагы "Акатуй" — бу соңгы икесе язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм.
Төркиләрдәге әлеге бәйрәмнәр яшь-җилкенчәк өчен бик әйбәт танышу чарасы булып торган, чөнки кызлар бу бәйрәмнәргә йөзләрен ачып барганнар. Төрки йола-гадәтләр аларга хатын-кыз көрәше, ат чабышы, уктан ату, йөгерү кебек ярышларда катнашырга да мөмкинлек биргән, алар өчен шулай ук милли биюләр, гармун, кубыз, курай ише уен коралларында уйнау да тыелмаган булган.
Мәҗүсилек белән бәйле "Карга туе (боткасы)" бәйрәмен үткәргәндә исә, төркиләр табигатькә чыгып, ботка, бавырсак, чәкчәк белән сыйланганнар, кымыз, чәй эчкәннәр.
Әстерхан һәм Себер татарларында сакланып калган "Көрәштуй" милли көрәш, ат чабышы, кырда, урамда биеп-җырлап йөрү күренешләре белән үзенчәлекле.
Себер татарлары туйга үзләренең дусларын (тамырларын) — казакъларны да чакыралар. Кунаклар туйга кымыз алып киләләр, думбрага кушылып, казакъ халык җырларын башкаралар. Алар татарларның милли уеннарында да бик теләп катнашалар.
Төркиләрдә егетнең берәр кызга күзе төшеп, күңелендә өйләнү теләге туа икән, егет ягы кызның әти-әнисенә яучы (башкортларда — "яусы", касыйм татарларында — "җаучы", казакъларда — "жаушы") җибәрә.
Казан татарларында кәләш, гадәттә, кияүгә караганда шактый ук яшь була, мишәрләрдә исә, киресенчә, кәләш кияүдән берничә яшькә өлкәнрәк. Казан татарларында кәләшнең җитлеккәнлегенә карата: "Бүрек белән бәрсәң егылмаслык булган" дигән әйтем йөргән.
Башкортларда кызларны 12-13 яшьләреннән, Тува төркиләрендә 16 яшьтән кияүгә бирү гадәти хәл саналган.
Тувалыларда берничә хатын белән тору да киң таралган булган. Бу хакта борынгы төрки рун (Енисей) язмалары да сөйли. Тува халкының "Хан үзенең унике хатыны белән" дигән әкияте дә бар.
Туй үткәрү йолалары төрле төбәктә төрлечә булган. Килгән кодаларның һәм яшь парның китүе дә төрле тәртиптә. Чиләбе өлкәсендә беренче олауга кияүнең ата-анасы утыра. Алар артындагысына — башка кодалар. Капка ачылып китүгә башкода, ягъни кияүнең әтисе, чаптырып кына капкадан чыгып китәргә омтыла, әмма "Кот! Кот!" диешеп, аның атын туктаталар. Бу — башкортларның "кодалар, килен белән бергә, йортның, авылның иминлек-кот-бәрәкәтен алып китәргә мөмкин" дигән ышануларына бәйләнгән. Шуның өчен кияүнең әти-әнисе капкадан чыгып барганда "кот бирәләр", "кот тараталар": төркем арасына тимер акча, конфет, җеп яисә башка шуның ише вак-төяк ыргыталар. Кодалар кот калдырмай гына чыгып ычкыну ягын караса, җирле ир-ат ат өстендә аларны куа китә һәм нәтиҗәдә барыбер кот калдыртуга ирешә.
Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә кот таләп итү күренеше бүгенге көннәргә кадәр сакланган.
Касыйм татарларында кияү егете кәләш йортына чыгып китәр алдыннан, туйга барасы ир-туганнар җыелышып, сыйланып утыралар. Сыйдан соң кияү егете өстәл өстендә тешләп куелган бер бөтен икмәк яисә икмәк кисәге калдыра. Бу — исән-имин әйләнеп кайту өчен эшләнә. Капкадан чыгып киткәндә аның дус-ишләре, явыз көчләрне өркетү максатыннан, мылтыктан аталар. Кәләш алырга баручылар артыннан йөзем һәм камырдан әзерләнгән ризыклар ыргытып калалар — монысы инде яшь парга бай, мул тормыш теләү билгесе.
Себер татарларында яшь пар яшисе өйдәге явыз көчләрне куып тарату өчен шулай ук мылтыктан аталар һәм кәләш олавына балчык чүлмәкләр бәреп ваталар. Явыз рухларны бу рәвешле куркыту Башкорт, Казан һәм Темников татарларында да күзәтелә.
Карачайларда исә кәләшне алып кайтып килүче кияү егетләре мылтык һәм пистолеттан аталар, ә алдан кияү белән кәләш тамгасы төшерелгән әләмнәр бара. Әлеге әләмнәрне югалту зур хурлык булып санала.
Төркиләрнең йортларында ишек бусагасы һәм яңагы үзенә аерым бер магик әһәмияткә ия. Башкортларда өй эченнән чыгып килүче кәләш, ата-ана йортын ташлап китәсе килмәгәндәй, ишек яңагына ябыша. Кәләшнең әнисе, барлык кеше дә ишетерлек итеп, кызына йорттагы мал-туардан танамы, сарыкмы, казмы бүләк итеп бирәсен әйтә. Бары шуннан соң гына кәләш бусаганы атлап чыга.
Себер татарларында, ата-ана йортына юлны онытмас өчен, кәләш туган йортыннан арты белән чыга, кыз җиңгәләре аны кулларыннан тотып баралар.
Туйда кияү егетләре актив катнаша. Гайнә һәм Себер татарларында аларны "кияүнөгәр", "кияүнүгәр" дип, кумыкларда "гиев негер", каракалпакларда "нөкер", якутларда "догур" дип атыйлар һ. б.
Кияүнөгәрләр итеп матур җырлаучы, уңган-булган егетләр сайлана. Себер татарларында аларга тән сакчысы вазифасы да йөкләнә.
Кәләшне кияү йортына озата баручы кызлар "арчи" дип йөртелә. (Оренбург татарларында — "арча кызы", "канат", Себер татарларында — "кыс нүгәр").
Аргыш, туй башлыгы, җыен агасы — әлеге затка туйда дәрәҗәле һәм җаваплы вазифа йөкләнә: ул кунакларны табын артына утырта, биюләргә кузгата һ. б.
Төркиләрнең туйларында борын-борыннан туй атларына зур игътибар бирелгән, аларга бәйле рәвештә төрле ышану-ырымнар да барлыкка килгән. Мәсәлән, Темников татарларында туй атлары беркемгә дә юл бирергә тиеш түгел, Сергач татарларында исә килен төшерүче атларның юлда туктап калмавын бәхетле киләчәккә юраганнар. Туй атларын тукыган яисә чиккән сөлгеләр белән бизәгәннәр. Сергач татарларында килен төшерүчеләр кияү йортына кояш чыгышы ягыннан кайтып керергә тиеш булганнар. Нократ ягында исә атларны өч тапкыр туктатып, кояш ягына борып, күпмедер ара кояш хәрәкәте уңаена йөртеп алганнар.
Кәләш утырган арба кияү йортына якынлашканда, әлеге ат, явыз рухлардан арыну өчен, кечкенә генә учак аша узарга тиеш булган.
Хакасларда кияү белән кәләш өчен шалаш-юрта коралар. Туй барган вакытта яучы кияү белән кәләшне юртадан алып чыга да, кояш чыгышына баш ия-ия, кәләшне юрта тирәли әйләндереп йөри. Яучының халат итәгеннән тоткан кәләш шулай ук кояш чыгышына баш ия. Аннары кияү белән кәләш, юртага кереп, утка баш ияләр.
Төрекмәнстанда һәм төрек Анатолиясенең күп кенә төбәкләрендә кияү белән кәләш кияү йорты каршында шулай ук ут аша чыгарылалар.
Нугайларда туй килү һәм кәләшне кияү ишегалдына кертү төрле-төрле уеннар һәм магик йолалар белән бергә алып барыла. Моңа кайтып керү — "капа-шар" һәм "арба туваргыш" өчен калым бирү дә, киленнең ак бәрән тиресенә — "табан-шәл" — басуы да, яшь парны махсус торак — "отав"ка озату да керә.
Карачайларда кәләш кияү йорты бусагасын уң аягы белән атлап кергәндә: "Йортка бәхет керә!" — дип кычкырып торалар. Кәләшне явыз көчтән, сихердән саклап калу өчен аның баш очында кинжал тотып торалар, ә бусага янына ат дагасы куялар. Бусага аша атлаганда кәләшнең өстенә тәңкәләр, конфет, чикләвек, ашлык сибәләр ("иркенлек-муллык булсын!").
Казан татарларында киленне арбаның уң ягыннан мамык мендәргә төшереп бастыралар. Кәләш өйгә кереп барганда, аның өстенә бавырсак, колмак, солы, тары, җимеш һәм көмеш тәңкәләр сибәләр. Кәләш һәрчак икмәкле, ризыклы булсын өчен Казан татарларында аның кулын онга батыралар, Пенза татарларында исә "бәхетле, аш-сулы, уллы-кыз-лы булсыннар", дия-дия, кияү белән кәләш кулына камыр сылыйлар.
Авызландыру — мамык мендәрдә бал-май белән сыйлау йоласы — Рязань, Казан, Әстерхан татарларында һәм мишәрләрдә очрый.
Йөгенү — бик борынгы төрки йола. Янәшә басып торучы кияү белән кәләш, куллары белән тезләренә таянып, килгән һәрбер кунак алдында баш иеп торалар. Әлеге йола аеруча Темников татарларында очрый.
Тагын шунысын әйтергә кирәк, төркиләрдәге туй йолалары үзләрендә әллә никадәр борынгы төрки сүзләрне саклап калганнар. Мәсәлән, борынгы кыпчак сүзе "тау" — рәхмәт дигәнне аңлата, чуваш телендә ул хәзер дә шул мәгънәдә кулланыла. Керәшен татарлары һәм нагайбәкләр исә туй азагында "тау итү җырлары" башкаралар, ягъни хуҗаларга үзләренең мактау-рәхмәтләрен белдерәләр.
Мич каршына илтү. Мишәр татарларында кәләш, мич кырыена килеп, мичне үбәргә тиеш. Чувашларда, Сергач һәм Пенза татарларында кәләшне мич каршына бастырып, ботка ашаталар. Ул шул рәвешле йорт иясе белән таныша.
Бирнәтак — монысы кәләшнең кияү ягына һәм кияүнең кәләш ягына биргән бүләкләре була. Әстерхан татарларында кыз бирнәсенә гармун да керә, шунлыктан кызларның күпчелеге әлеге уен коралында уйнарга өйрәнү ягын карый.
Төркиләрдә ишек бусагасы үзенә аерым магик мәгънәгә ия. Шуңа бәйле бусага салу йоласы да сакланган.
Кәләш, кияүгә ияреп, бусаганы беренче тапкыр атлап кергәндә, каенатасына күлмәк, каенанасына яулык бүләк итә, аларның кулларыннан һәм маңгайларыннан үбеп, беренче тапкыр "әти-әни" дип эндәшә. Кәләш бүләкләре бусагага куелганнан соң гына яшьләр өй эченә үтәләр. Бусага күп халыклар тарафыннан из-геләштереп кабул ителә, ул тышкы рухлар белән эчке рухлар, йорт ияләре арасындагы чик булып санала.
Мәгълүм булганча, күп кенә төрки кабиләләрдә "җиде" һәм "тугыз" саннары сакраль мәгънәгә ия булган. Әстерхан татарларында кияүнең кәләшкә киемнәр бүләк итүе (шәл, күлмәк, тиен тиресеннән тегелгән тун һ. б.) "тугыз бирү" дип аталган.
Кырым татарларында кодалар белән хәлиткеч сөйләшүдән соң ике атна узгач, "агырнишан" үткәрелә, кәләш шушы көнгә кияү ягы өчен "докузлама", ягъни үзе көмеш җеп белән чиккән тугыз бүләк әзерли.
Әлбәттә, төрки халыклардагы туй йолалары болар белән генә чикләнми. Шунысы куанычлы, бүгенге көндә борынгы туй йолалары белән кызыксыну артканнан-арта бара. Аңлашыла ки, һәркемнең дә үз туен кабатланмас дәрәҗәдә күңелле, хәтергә мәңгегә уелып калырдай истәлекле итәсе килә. Бактың исә, моның өчен бары тик борынгы төрки бабаларыбызның бетмәс-төкәнмәс мирасына гына күз салырга кирәк икән...
Айрат ГАЛИМҖАНОВ
“Сөембикә” журналы №10/2006